Гасырлар уза, ә Пушкин исеме онытылмый (6+)

4 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә балалар өчен А.С. Пушкин иҗаты буенча әдәби викторина үтте. Шагыйрь дөньясына сәяхәт «Санны кем төгәлрәк атый?» викторинасыннан башланды. Җаваплар буенча балалар шагыйрьнең кайчан тууы, ничә әкият язуы турында белде. 
«Исеме ничек…» викторинасы сорауларына җавап биреп, укучылар Пушкинның тәрбиячесе исемен, шагыйрьнең әкият геройлары исемнәрен искә төшерде. Шулай ук викторинада катнашучылар китапханәче биргән тасвирлама буенча әсәрләрне таныды, тәкъдим ителгән беренче юллардан бөек рус шагыйренең шигырен дәвам итте.  
Чара азагында А.С.Пушкин әсәрләреннән тылсымлы юллар яңгырады. 

Поделиться: